news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты финалы уздырыла

Аның нәтиҗәләре буенча августта Бразилиядә үткәреләчәк “WorldSkills Competition” дөнья чемпионатына барасы Россия җыелма командасы составы билгеләнә

 (Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 19-23 май көннәрендә Татарстан башкаласында эшче һөнәрләр буенча “WorldSkills Russia” илкүләм чемпионаты финалы уздырыла. Аны “Ворлдкиллс Россия” берлеге – Россиянең “WorldSkills International” оешмасындагы вәкиле һәм “WorldSkills” стандартлары буенча һөнәри осталык конкурсы операторы оештыра. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.

Спорт проектлары Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте китергән мәгълүматларга караганда, Казанда узачак финалга 46 компетенция буенча эшче һөнәрләр остасы исеме өчен көч сынашырга Россиянең барлык төбәкләреннән 18-25 яшьлек вәкилләр килүе көтелә. Чара Татарстанның иң заманча һәм җиһазландырылган күргәзмә мәйданында – дистәләгән мең тамашачылар һәм җанатарлар сыйдырышлы, мәйданы 20 мең квадрат метрдан артык булган “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә уздырыла.

Моннан тыш, чараның эшлекле программасы кысаларында Казанда “Future Skills” халыкара форумы, “WorldSkills Russia” Генераль ассамблеясы үткәрелә. Анда “WorldSkills International” хәрәкәтенең рәсми һәм техник делегатлары, дөньяның төрле илләреннән икътисади үсеш һәм һөнәри белем бирү юнәлешендә белгечләр катнашыр дип көтелә. Шулай ук чемпионат вакытында “WorldSkills Russia” хәрәкәте сәнәгать советының беренче утырышы була.

Искәртеп узабыз: “WorldSkills Russia” илкүләм чемпионаты финалы –киң күләмле бөтенроссия чемпионатының йомгаклау этабы. Ярымфиналлардан соң һәр федераль округта җиңүчеләр билгеләнде һәм илкүләм финалда катнашу өчен командалар тупланды.

Сүз уңаеннан әйтик, “WorldSkills Russia” хәрәкәте үсеш ала башлаган төбәкләрдә һөнәри белем алырга теләүче абитуриентлар саны арту, ә ярышта катнаша торган көллиятләргә укырга керү конкурсының үсүе күзәтелә. Әлеге хәрәкәт эшче һөнәрләрне популярлаштырып кына калмыйча, Россиядә халыкара һөнәри стандартларны җәелдерүнең нәтиҗәле системасы да булып тора.

Шуны да искәртү зарур: “WorldSkills Russia” илкүләм чемпионаты финалы нәтиҗәләре буенча 11-16 августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә уздырылачак “WorldSkills Competition” дөнья чемпионатына барасы Россия җыелма командасы составы билгеләнә.

“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, быел март аенда Россия “WorldSkills Competition”дөнья чемпионатын үткәрүгә гариза бирде. 2019 елда әлеге дөнья беренчелеген кабул итәчәк җиңүче ил исеме быел 10 августта Сан-Паулу шәһәрендә билгеле була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100