news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале уздырылачак

Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән 100 гә якын иҗади эш юлланылган

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). 4-6 сентябрь көннәрендә Казан XI халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Казанда һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале уздырылачак.

Чара Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе, ТРның заманча сәнгатькә ярдәм итү “Живой город” фонды һәм “ТР студентлары лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы ярдәме белән, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм “Иман фильм” продюсерлык үзәге оештыра.

Фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән 100 гә якын иҗади эш юлланылган. Аларга уенлы фильм, документаль фильм, анимацион фильм, видеоклип һәм балалар проекты номинацияләре буенча бәя биреләчәк. Фестивальнең төп бүләге — дәүләт ярдәмендә дебют фильм төшерү мөмкинлегенә ия булу.

Фестиваль кысаларында мастер-класслар уздыру күздә тотыла. Аларны танылган кинооператор Дмитрий Яшонков, монтажер, Россия Кинемотографчылар берлегенең Яшьләр үзәген үстерү төбәк юнәлеше җитәкчесе Дарья Гладышева, продюсер, режиссер, “Сurb denizen productions” компаниясе директоры Федор Друзин уздырачак.

Чараның үзенчәлеге булып “Питчинг в Казан” торачак. Бу — инвесторларны җәлеп итү максатыннан, кинопроектларны тәкъдим итү чарасы. Ул яшь кинематографчыларның “Кинохакатон” форсайт-форумының төбәк этабы булып тора. Анда җиңүчеләр декабрь аенда Екатеринбург шәһәрендә үткәреләчәк питчингның шорт-листына эләгү хокукына ия булачак, диелә оештыручылар хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100