Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда В.И.Ленинның музей-йорты яңа экспозиция белән ачыла
1937 елда оешкан музейга реконструкция ясалды
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 22 майда сәгать көндезге 1дә, Казанда В.И.Ленинның музей-йорты, реконструкциядән соң, яңа экспозиция белән ачыла.
1937 елда барлыкка килгән музей мәдәни әһәмияткә ия булган объектларның берсе булып тора. Дүрт ел барган реконструкция эшләре иске Казанның – XIX гасырның икенче яртысының агач шәһәр утарының матур урыннарын сакларга булышкан, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Совет заманында туганнарының истәлекләре буенча төзелгән интерьерлар да яңа әйберләр белән тулыландырылган, алар Ульяновлар тормышын Россиядә яшәгән XIX гасыр зыялыларының гаилә культурасы үрнәге буларак кабул итәргә булыша.
Музейда электрон экспозиция булдырылган, ул киңлек бүлекләрен һәм комплексларын тематик яктан тулыландырырга ярдәм итә, сенсор киоскларын, фоторамкалар һәм электрон инсталляцияләрне үз эченә ала.
Музей Ульянов-Ленин ур., 58 адресы буенча урнашкан. Эш вакыты 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял көне – дүшәмбе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз