news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда узган тәүлектә транспорт белән бәйле 295 һәлакәт булган, каза күрүчеләр бар

Тагын транспорт белән идарә итүче 1323 кеше һәм 263 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казанда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда гаепләнеп, транспорт белән идарә итүче 1323 кеше һәм 263 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган. Аерым алганда, рульдәгеләрнең 69ы каршы як юл хәрәкәтенә чыккан, 120сенең куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән булган, 30ы кеше утыртып йөртү кагыйдәләрен бозган, 10сы исерек килеш транспорт белән идарә иткән.

 Узган тәүлек эчендә транспорт катнашында һәлакәтләр саны 295кә җиткән, шул исәптән 1сендә машина йөртүче 2 кеше җәрәхәтләнгән-имгәнгән.

 Кичә 13.10 сәгатьтә 33 яшьлек ир-егет идарә иткән «ВАЗ-21074» автомобиле, Приволжская урамыннан Новгородская урамына таба барганда хәрәкәт иминлеге өчен куркынычсыз тизлек сайлый алмаган, нәтиҗәдә, 25 егет идарә иткән «Форд Фокус»ка бәрелгән. Шул бәрелүдән чит ил машинасы рулендәге кешенең баш мие селкенгән һәм умыртка баганасы сынган, «җиделе»некенең исә сул кулының бармагы сынган.

 «Татар-информ» агентлыгы өчен әлеге мәгълүматны Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекциясе юлларда патруль хезмәте полкының пропаганда төркеме туплады.  

news_right_1
news_right_2
news_bot