Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда узган Игелек маршында 400 гә якын кеше катнашты
Быел игелек марафонында Татарстан башкаласының 14 югары һәм урта махсус уку йорты катнаша
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Мария Кирюхина). Бүген Казанда “Язгы игелек атналыгы” Бөтенроссия акциясе кысаларында узган Игелек маршында 400 гә якын кеше катнашты.
“Үзебез” (“Сами”) иреклеләр клубы җитәкчесе Антон Цуриковның сүзләренә караганда, Татарстан әлеге акциядә инде өченче ел рәттән катнаша. “Акция кысаларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча төрле чаралар, мәгълүмати, экологик акцияләр үткәрелә. Быел марафонда Казанның 14 югары һәм урта махсус уку йорты катнаша”, - дип сөйләде А.Цуриков “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.
Акция кысаларында волонтерлар якшәмбе көнне балалар йортларына барып, аларда тәрбияләнүчеләр белән “Галәмгә очу” акциясен үткәрде. Кичә алар моннан 25 ел элек Чернобыльдә булган фаҗига хакында мәгълүмати акция уздырды. Волонтерларның алдагы планында ветераннарның өйләренә килеп ярдәм күрсәтү, экологик акцияләр үткәрү һәм башка чаралар каралган.
Акциягә 26 апрель көнне нәтиҗә ясалачак.
А.Цуриков билгеләп үткәнчә, акциядә һәркем катнаша ала. “Акциядә катнашырга теләүчеләр Тукай урамында урнашкан 58 нче йортка (309 нчы бүлмә) килә һәм игелек марафонында катнашучылар сафына кушыла ала”, - дип сүзен йомгаклады А.Цуриков.
Искәртеп узабыз, әлеге проект ТР Иреклеләр хәрәкәте координация советы инициативасы белән уза, “Үзебез” (“Сами”) иреклеләр клубы исә чараны оештыручы төркем буларак чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз