news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда “Универсиаданы каршылап” дигән спорт бәйрәме узачак

10 декабрьдә Казанда “Россия инновацион белем бирү системасында көндәшлеккә сәләтле педагог һәм алдынгы укучы” дип исемләнгән Бөтенроссия конференциясе үтәчәк

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). 10 декабрьдә Казанның М.Устинова исемендәге 102 нче гимназиясендә “Россия инновацион белем бирү системасында көндәшлеккә сәләтле педагог һәм алдынгы укучы” дип исемләнгән II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк.
Конференциянең программасы иҗади эшләүче педагогларның мастер-классларын, секция һәм түгәрәк өстәлләрне, пленар утырышны, шулай ук Универсиаданы каршылап” дигән зур спорт бәйрәмен үз эченә ала, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Чараны Россия һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыклары, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты оештыра.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100