news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда трамвай йөртүче хатын-кызны бәрдергән

Казанда трамвай йөртүче хатын-кызны бәрдергән

(Казан, 1 июль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Кичә Казанда трамвай йөртүче хатын-кызны бәрдергән. Шәһәрдә узган тәүлектә 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 12 кеше зыян күргән һәм берсе үлгән.

Һәлакәт Ямашев урамында "Мусин" тукталышы тирәсендә булган. Трамвай йөртүче Әмирхан урамы ягыннан килгәндә, хатын-кызны бәрдергән. Зыян күрүче һәлакәт урынында үлгән. Аңа 50 яшьләр тирәсе. Казанда узган тәүлекләрдә юл һәлакәте кагыйдәләрен бозган өчен 884 йөртүче һәм 125 кеше административ җаваплылыкка тартылган, алкогольле эчемлекләр кулланган килеш машина белән идарә иткән 10 йөртүче тоткарланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100