news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда төзелә торган «Рауза» мәчете гөмбәзенә һәм манараларына айлар куйдылар

Казанда төзелә торган «Рауза» мәчете гөмбәзенә һәм манараларына айлар куйдылар
Солтан Исхаков

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә төзелә торган «Рауза» мәчетенә ай кую тантанасында катнашты. Мәчеткә өч ай куелды: ике манарага һәм гөмбәзгә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Истәлекле вакыйгада шулай ук Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, «Рауза» мәчетенең имамы Илнур хәзрәт Вафин, төрле дәрәҗәге җитәкчеләр, шәһәр хакимияте вәкилләре, төзүчеләр, мәхәллә халкы бар иде, диелә хәбәрдә.

Камил хәзрәт мәчетнең проектын ясаучыларга, төзелешкә үзләреннән өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары тәкъбирләр әйтеп манарага ай күтәрелде, дога кылынды. Дин әһелләре Раббыбыздан әлеге саваплы эшләрне башкаручыларга мул әҗер-савап бирүен, булачак мәчетнең озак еллар халкыбызга хезмәт итүен, Аллаһы Тәгаләнең һәр иганәчегә, ярдәм күрсәтүчегә иксез-чиксез рәхмәтләре ирешүен сорадылар.

Яңа гыйбадәт йорты Сеченов урамы, 21нче йорт адресы буенча урнашкан. Ул ике катлы, подвалы бар. Беренче кат – ир-атлар өчен фарыз залы 230 квадрат метрны тәшкил итә, ул 300 кеше өчен исәпләнгән. Биредә шулай ук барлык уңайлыклары булган зур тәһарәтханә эшләячәк. Икенче катта – хатын-кызлар өчен 75 кешегә исәпләнгән намаз уку урыны, дәресләр алып бару өчен уку сыйныфлары көтелә. Ә подвалда ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен ашханә булачак, диелә хәбәрдә.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100