news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртүгә багышланган конференция ачылды

Казанда төрки телләрне компьютер ярдәмендә эшкәртү буенча TurkLang-2024 ХІІ халыкара конференциясе башланды. Чара Татарстан башкаласында инде өченче мәртәбә уза. Аны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов ачты. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Конференция программасы нигезендә «Ясалма фәһем: торышы һәм перспективалары» түгәрәк өстәле планлаштырылган. Аның кысаларында тематик секцияләр 76 доклад тәкъдим итәчәк. 10 ноябрьдә халыкара очрашуда катнашучылар өчен Бөек Болгарга экскурсия була.

Катнашучылар ясалма фәһем ярдәмендә төрки телләрне үстерү, интеллектуаль дәреслекләр төзү стандартлары, тел сервислары һәм башкалар турында фикер алышачак.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин һәм башкаларның чыгышлары көтелә.

  • Халыкара конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Гамәли семиотика институты, Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Астана, Казахстан) һәм Истанбул техник университеты (Төркия).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100