Казанда Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Советы утырышы уза
Иртәгә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Халыклар дуслыгы йортында “Мартин-Лютер-Бонд” Берлеге Генераль Секретаре доктор Райнер Шталь белән очрашуы к}
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Иртәгә – 6 апрельдә Казанда Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе Советы утырышы уза.
Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышка Ассамблеянең Татарстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеге, республиканың шәһәр һәм районнарында мохтариятләр эшен оештыру, Ассамблеянең 2010 елга эш планын раслауга кагылышлы мәсьәләләр чыгарыла.
Иртәгә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Халыклар дуслыгы йортында “Мартин-Лютер-Бонд” Берлеге Генераль Секретаре доктор Райнер Шталь белән очрашуы көтелә.