news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Татарстан гүзәле-2010” матурлык конкурсының финалы узачак
Сәхнәгә республиканың иң чибәр 30 кызы чыгачак
Скопировать ссылку
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Бүген Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында “Татарстан гүзәле-2010” матурлык конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән шул исемдәге иҗтимагый оешманың президенты Изольда Сахарова һәм “Россия гүзәле” конкурсының төбәкләр буенча директоры Марат Кутусов аралашты.
Искәртеп узабыз, бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә конкурсның финалы уза. Сәхнәгә сайлап алу турлары барышында республикада иң чибәр дип табылган 30 кыз чыгачак. “Яңа конкурс, яңа йөзләр, яңа тамаша. Ул күңелдә яхшы тәэсир калдырыр дип ышанасы килә, чөнки яшь команда эшли, танылган артистлар чыгыш ясаячак”, - дип ассызыклады Изольда Сахарова. “Татарстанда конкурс яхшы дәрәҗәдә уза. Конкурсантлар үз республикаларына тап төшермәсләр дип уйлыйм”, - диде Марат Кутусов.
“Татарстан гүзәле-2010” конкурсы барышында берничә кызыклы коллекция тәкъдим ителәчәк. Алар – Чабаксар педагогика университетының сәнгать-графика факультеты мода театрының “Төшләр патшалыгы” һәм “Су асты дөньясы”, модельер Екатерина Тонюкинаның “Радуша” коллекцияләре. Моннан тыш, Казан рәссамы Солтан Сәлиев тарафыннан француз портьер тукымаларына чәнечкәләп бизәк төшерү алымы белән эшләнгән үзенчәлекле киемнәр күрсәтеләчәк. Бәйрәм кунаклары профессиональ музыкант һәм композитор Антон Чердакли җитәкчелегендәге “Бадабум” коллективын күрә һәм ишетә алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2