news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды

Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды
https://tatar-congress.org/

Казанда татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды башланды. Биредә Россиянең 26 төбәгеннән 400 укытучы һәм татар автономиясе вәкилләре катнаша. Өч көн дәвам итәчәк чараның беренче көнендә ераклардан килгән укытучылар борынгы Казанның тарихи урыннарына сәяхәт кылды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Кичен алар язучы, 12 китап авторы Равилә Шәйдуллинаның «Үксезләр» дигән әсәре буенча режиссер Нурания Жамали куйган нәфис фильм карады. Кино башланыр алдыннан анын иҗат төркеме –  Н.Җамали, Р.Шәйдуллина һәм актер Әлфинур Хисами белән очраштылар, сорауларга жавап алдылар.

Фильмны караганнан соң автор үзенең автографын куеп китапларын укытучыларга бүләк итте. Бүген мөгаллимәләр Казан шәһәре мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булачак. Съезд программасында Казанның кызлар гимназиясенә һәм «Адымнар» мәктәбенә бару да каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100