news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда татар музыкасы тарихына багышланган «Калеб. Ликбез» лекцияләр циклы башлана

Казанда татар музыкасы тарихы турында «Калеб. Ликбез» лекцияләр циклы башлана. Лекцияләр циклы татар музыкасы тарихының төрле чорларына һәм күренешләренә багышланачак. Барлыгы 10 лекция планлаштырыла. Аларны музыкантлар татар телендә укыячак.

Беренче лекция «Борынгы чор моңы» темасына була. Ул 6 октябрьдә 19:15 сәгатьтә Яңа Камал театрының камера залында узачак. Анда борынгы татар уен кораллары, җыр традицияләре һәм музыкаль жанрларның барлыкка килүе турында сөйләячәкләр.

Лекцияне Казан филармониясе солисты, Фёдор Шаляпин исемендәге конкурс стипендиаты Айгиз Хәйдәршин укый. Аңа музыкант Владислав Лебедев ярдәм итәчәк.

Керү бушлай, ләкин алдан теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot