news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең конференциясе узачак

23 апрельдә Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте “Россиядә гражданлык җәмгыяте үсеше шартларында Татар милли-мәдәни мо

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). 23 апрельдә Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте “Россиядә гражданлык җәмгыяте үсеше шартларында Татар милли-мәдәни мохтариятләре” дип исемләнгән конференция үткәрә.
Чарада Россия төбәкләрендәге татар милли-мәдәни мохтариятләреннән делегатлар, Татарстан дәүләт органнары вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.
2008 елда Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте ун еллыгын билгеләп үтте. Бүген ул 25 төбәктәге милли-мәдәни мохтариятне берләштерә. Соңгы елларда чит төбәкләрдәге милләттәшләребез яңа мохтариятләр оештыру теләге белән ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Нәтиҗәдә, Россиядә ел саен яңа милли-мәдәни мохтариятләр төзелә.
Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлегенең максаты – телне үстерү, татар телендә уку-укыту, милли мәдәният, үзаңны үстерүгә кагылышлы проблемаларны хәл итү. Россия төбәкләрендә бу юнәлештәге эшчәнлек елдан-ел активлаша.
Конференция программасында Россиядәге гражданлык җәмгыяте үсешендә милли-мәдәни мохтариятләрнең роле, мохтариятләрнең дәүләт органнары белән элемтәләр булдыру механизмын камилләштерү, 2010 елда үтәчәк Бөтенроссия халык санын алу чараларында Татар федераль милли-мәдәни мохтариятнең катнашуы турында сөйләшү, фикер алышу көтелә. Шулай ук мохтарият Уставына үзгәрешләр кертү, этно-мәдәни проектларны тормышка ашыру хакында да сөйләшүләр булачак.
Бүгенге көндә милли үзаң үсеше алдында зур проблемалар тора. Конференциядә татар халкын берләштерүдә, яшь буында татар мәдәниятенә, традицияләренә, телгә карата кызыксыну уятуда уңышлар һәм кыенлыклар, 2010 елда үтәчәк Бөтенроссия халык санын алу чараларында милли-мәдәни мохтариятләрнең катнашуы хакында җитди сөйләшү көтелә.
Конференция кысаларында Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең “Тамырлар” этник-мәгълүмати проектының нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк. Әлеге проект Россия Федерациясенең Региональ үсеш министрлыгы гранты ярдәмендә тормышка ашырылды. Проектны тормышка ашыруда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татар дәүләт гуманитар педогогика университеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы да ярдәм итте.
Татар федераль милли-мәдәни мохтарияттән хәбәр ителгәнчә, “Тамырлар” проекты кысаларында “Халкым мирасы” коллекциясе чыгарылды. Ул балалар һәм яшьләр өчен татар телендәге 10 аудиодисктан тора: кечкенә балалар өчен татар әкиятләре тупланган өч диск, үсмерләр өчен фольклор җырлар һәм шигырьләр кертелгән өч диск, кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен татар халкы тарихы сәхифәләре туплаган ике диск, күренекле татар җырчылары башкаруында халыкның иң матур җырлары тупланган ике диск. Әкиятләр тематика буенча бүленгән: беренче дискта – татар халык әкиятләре, икенчесендә – танылган татар һәм башка халык язучыларыныкы, ә өченчесендә Россия халыклары әкиятләре тупланган. Татар тарихы сәхифәләрен үзләштерү бик әһәмиятле. Чит төбәктә яшәүче татарлар соравы буенча җырлар тупланган дисклар да коллекциягә кертелде. Анысы - яшь буын өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә сөенечле вакыйга. Әлеге коллекцияләр төбәк мохтариятләренә таратылачак. Аларны алга таба китапханәләргә, милли-мәдәни үзәкләргә тапшыру күздә тотыла.
23 апрель көнне 14 сәгатьтә “Тамырлар” этник-мәгълүмати проекты тәкъдим ителәчәк. 15 сәгатьтә Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең конференциясе эшли башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot