news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда танылган адвокат Заури Читая вафат

Бүген иртәнге сәгать дүрт тирәсендә Казанның танылган адвокаты, «Читая закон» адвокатлар коллегиясе җитәкчесе Заури Читая вафат булган. Аңа 68 яшь иде. Бу хакта «Татар-информ»га юристның хезмәттәшләре хәбәр иткән.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, адвокат тромб өзелүдән үлгән.

Әлегә Заури Читая белән хушлашу урыны һәм вакыты хәбәр ителми. Мәрхүмнең якыннары хушлашу мәрасименә адвокатның АКШтан кызы кайтканын көткәнлеге билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100