Казанда табылган пакет билгесез затлар тарафыннан онытылып калган
Шикле пакет турындагы хәбәр 12.46 сәгатьтә килде
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Декабристлар урамында табылган шикле предмет әйбер тутырылган пакет булган.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия ЭЭМ ның Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, шикле пакет турында игътибарлы казанлылар 12.46 сәгатьтә хәбәр иткән.
Тикшерү вакытында ул пакетның билгесез затлар тарафыннан калдырылган әйберләр тутырылган икәнлеге ачыкланган.