news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда табиблар күз авыруларын дәвалауның иң нәтиҗәле яңа технологияләрен эшкә җигү турында фикерләшә

Айдар Әмиров күз авыруларын дәвалау өчен дәүләт биременең түбән булу проблемасын ассызыклады

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 17-18 апрель көннәрендә Казанда офтальмологлар фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша. Бүген “Корстон” комплексында “Офтальмологиядә яңа технологияләр” еллык бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Конференцияне оештыручылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмология хастаханәсе, ТР офтальмологлар җәмгыяте. Ике көнлек чарада табиб-офтальмологлар, офтальмохирурглар, оптометристлар, медицина фирмалары вәкилләре катнаша.

Конференция кысаларында, офтальмология өлкәсендә заманча препаратлар, җиһазлар һәм күрү сәләтен яхшырту чаралары белән танышу максатыннан, күргәзмә эше оештырылган. Аның эшендә катнашу өчен, бездә һәм чит илләрдә офтальмология җиһазлары һәм дәвалау чараларын җитештерүче вәкилләр чакырылган.

Татарстанның баш офтальмологы, Республика клиник офтальмология хастаханәсенең баш табибы Айдар Әмиров журналистлар белән аралашканда, конференциядә катнашу өчен 730 дан артык кешенең теркәлгәнен хәбәр итте. Аларның яртысы – Татарстаннан. “Конференциянең әһәмияте шунда: без иң алдынгы технологияләрне куллану турында сөйләшәбез, без яңа юнәлешләргә үсеш бирәбез, икенче ел рәттән “Живая хирургия” секциясе үткәрелә. Быел без “Офтальмология онлайн” журналына кушылдык, безнең конференция онлайн режимда бөтен Россия буенча күрсәтелә, аннан соң күпме кеше карап тыңлаганын белә алачакбыз”, - дип белдерде Айдар Әмиров.

Республиканың баш күз табибы офтальмология тармагында дәүләт биременең җитәрлек булмавы проблемасын ассызыклады. “Былтыр югары технологияле ярдәм күләме бик күпкә кимеде, чөнки дәүләт биреме булмады. Дәвалау котылгысыз булган пациентлар белән бәйле проблеманы яшереп булмый. Безнең дәваламаска да хакыбыз юк, әмма моңа акча да бүлеп бирелми. Катарактаны дәвалау өчен чират 2-3 елга кадәр сузыла. 16 меңнән артык пациент үз операция көнен көтәргә мәҗбүр, ә елына 6 меңгә якын операция ясала. Безгә чиратлардан котылу өчен, мәҗүри медицина иминияте буенча бюджетны өч тапкыр арттырырга кирәк. Безнең районнардагы бүлекләр дә өстәмә дәүләт биремен үтәргә әзер. Дәвалауны кичектереп торырга мөмкин булган пациентларга көтәргә кушабыз. Дәүләт биреме җитмәү менә шунда чагылыш таба да инде”, - дип ассызыклады Айдар Әмиров. Проблема вакытлыча чишелеш тапкан кебек, әмма бер елга гына. “Шөкер, безне ишеттеләр, Хөкүмәт бер елга өстәмә дәүләт биреме бирде. Быелга катаракта авыруы буенча дәвалауга 2,5 мең пациент өстәлә. Киләсе елга дәүләт биреме булырмы- юкмы – билгесез”, - диде баш офтальмолог һәм бу проблеманың Россия төбәкләренә дә кагылуын шәрехләде.

Айдар Әмиров әйтүенчә, Татарстан күз авыруларын яңа препаратлар кулланып дәваларга омтылуы белән аерылып тора. Әгәр элек без пациентларны күбрәк стационарда яткызсак, яңа технологияләр амбулатор юл белән дәваларга ярдәм итә, ди ул.

Айдар Әмиров Республика клиник офтальмология хастаханәсенә яңа бина бирү турында да сөйләшүләр алып барылуын билгеләп узды, әмма әле тәгаен мәгълүмат юк.

Кадрлар белән бәйле вәзгыятькә килгәндә, баш табиб әйтүенчә, Казанда, Яшел Үзәндә кадрлар белән тәэминат 100 процент дәрәҗәдә. “Бүген медицина академиясендә 42 интерн-ординатор белем ала, бу шакты зур сан. Тик бәла шунда: ординатураны тәмамлагач, алар үзләренә ошаган эш урынын таба алмый. Без аларны югары кваликацияле төстә дәваларга өйрәтәбез, ә күбесе район сырхауханәсенә кайтып, өйрәнгәннәрен тәҗрибәдә куллана алмый”, - дип тагын бер проблеманы ачты ул. Айдар Әмиров сүзләренчә, быел гомуми челтәрдә 23 кеше өстәлгән. Стационарларда проблема юк, авырлыклар, күбесенчә, беренче звенога кагыла. Лаеш, Чирмешән, Мөслим, Питрәчтә кадрларга ихтыяҗ әле бар. Айдар Әмиров билгеләп узганча, кызганычка каршы, балалар офтальмологиясенә табиблар аз бара.

Баш офтальмолог күзнең челтәр катлавының яхшыруына мөмкинлек бирүче препаратлар, витаминнар кулланырга, күзнең мускулларын күнектерү өчен вакыт-вакыт күзне бер якын, бер ерак ноктага төбәргә киңәш итте. Шулай ук өстәл тенисы, бадминтон кебек уеннарның да күрү сәләтен яхшыртуын билгеләп узарга кирәк.

Конференция барышында кара су авыруы (глаукома), катаракта авыруларын дәвалау һәм диагностикалауның заманча алымнары, оптометриядә заманча технологияләр һәм башка темаларга докладлар укыла.
Иртәгә конференциянең “Живая хирургия” темасына секциясе узачак. Анда Казанның әйдәп баручы офтальмология клиникаларыннан операцияләрнең онлайе видеотрансляцияләрен оештыру планлаштырыла.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot