Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда төшкә кадәр электр транспортыннан QR-кодсыз 786 кешене төшереп калдырганнар
«Ике пассажирны полиция алып киткән, 18 кеше хезмәткәрне көтеп тормыйча транспорттан үзләре төшкән», — ди «Метроэлектротранс».
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда электр транспортында QR-код тикшерүләре дәвам итә. Төш вакытына трамвайлардан һәм троллейбуслардан QR-коды булмаган 786 кешене төшереп калдырганнар.
«Ике пассажирны полиция алып киткән, 18 кеше хезмәткәрне көтеп тормыйча транспорттан үзләре төшкән. Метрополитенда тикшерүчеләр белән низагка кергән өч пассажирны полициягә тапшырганнар», — дип хәбәр итә «Метроэлектротранс».
Моннан тыш, 126 кеше QR-кодсыз узмакчы булган, 11 кешенең QR-коды гамәлдән чыккан, 7 кешедә QR-кодының срогы чыккан. Вакцинациянең беренче компонентын ясату турындагы белешмәләре белән 96 пассажир кермәкче булган. Дүрт кеше вакцинация ясаткан белешмәсе белән QR-коды булмыйча транспортка утырырга теләгән.
Искәртеп үтик, 22 ноябрьдән Татарстанда ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә ковид белән авыру турындагы белешмә, медицина күрсәтмәсе булган документ яки прививка ясату турындагы QR-код булган очракта гына җәмәгать транспортында йөрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз