news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләренә багышланган “TurkLang 2015” III халыкара фәнни конференция уздырылачак

Фәнни чара барышында пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр үткәрү һәм компьютер программаларын презентацияләү күздә тотыла

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). 17-19 сентябрь көннәрендә Казанда төрки телләрне компьютерда эшкәртү технологияләренә багышланган “TurkLang 2015” III халыкара фәнни конференция уздырыла. Бу хакта ТР Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәнни чара кысаларында төрки телләрнең формаль модельләре, компьютер системаларын төрки телләргә яраклаштыру һәм терминология, төрки телләрнең электрон корпуслары, текстларны эшкәртү өчен морфологик һәм синтаксик технологияләр, сөйләмне анализлау һәм синтезлау системалары, текстларны эшкәртү өчен семантик, шулай ук автоматик тәрҗемә системалары, төрки телләргә өйрәтә торган интеллектуаль системалар һәм технологияләр, төрки телләрнең лингвистик онтологияләре турында фикер алышу күздә тотыла.

Шуны да искәртеп узу зарур: “TurkLang” халыкара фәнни конференциясе беренче тапкыр 2013 елда Казакъстанның Астана шәһәрендә, былтыр исә Төркиянең Истанбул шәһәрендә үткәрелгән.

Фәнни чара барышында пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр уздыру һәм компьютер программаларын презентацияләү каралган. Конференция кысаларында төрки телләр өчен уртак грамматик тамгалау (аннотацияләү) системасын үстерү мәсьәләләренә багышланган чираттагы “UniTurk” семинарын оештыру планлаштырыла. Анда, аерым алганда, түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу була: грамматик (морфологик һәм сүз ясалышы) һәм семантик тамгалау, семантик һәм грамматик тэгларны аеру, полифункциональ аффиксларны чагылдыру; тамгалауның тулылыгы һәм тәфсиллелеге; аерым категорияләрнең төрле телләрдә синтетик һәм аналитик белдерелүе; фигыль аффиксларын тамгалау: чагыштырма таблицалар әзерләү.

Рецензия нәтиҗәләре буенча кабул ителгән барлык мәкаләләр дә ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты сайтында һәм конференция материаллары җыентыгында басылып чыгачак. Конференцияне ТР Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казакъстанның Л.Н.Гумилёв исемендәге Евразия илкүләм университеты, Россия фундаменталь эзләнүләр фонды, “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100