news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда сугыш ветераннары фатирлар откан кайбер йортлар 1 майга өлгермәскә мөмкин

ТР ДТФ Казан Башкарма комитеты белән берлектә ветераннар белән килешүләрне яңадан төзеп, аларга файдалануга тапшырылган йортлардан фатирлар бирергә тиеш

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 1 мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 379 мең кв. мәйданда торак сафка бастырылган. Бу- еллык план биременең 19 проценты. Шушы мәйданның 180 кв.метры күп фатирлы йортлар, 199 кв.метры индивидуаль торакка туры килә. Бу мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин җиткерде.
Социаль ипотека буенча узган ике айда 27 мең кв. метр торак сафка баскан. Алар- Казан шәһәре, Әгерҗе, Арча, Буа, Яшел Үзән, Лаеш һәм Саба районнарында. Лаеш районы инде хәзердән үк торакны сафка бастыру планын арттырып үтәгән. Шәһәр кырыендагы район буларак, биредә өстәмә рәвештә торакны сафка бастыру эшләре дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта республикада югары әзерлектәге торак йортлар резервы 1 млн. 595 мең кв. метр тәшкил итә. Шуның 803 мең кв. метры күп катлы йортлар, 793 мең кв. метры–шәхси торак. Казан буенча резерв күләме 842 мең кв. метр. Марат Хөснуллин, 2010 елгы торак программасын башкарып чыгу өчен бу күләмнең бүген бик аз булуын искәртә. “2 млн. кв. метр мәйданда быелгы план безнең өчен бик зур һәм югары планка. Шуңа күрә стандарт булмаган чишелешләр дә табарга туры килер”, - дип ассызыклады ул. Торакны сафка бастыру буенча еллык биремнең 38 проценттан артык өлеше (753 мең кв. м) Дәүләт торак торак фонды программасы аша гамәлгә ашырыла. Сафка басарга тиешле социаль торакның 400 кв. метрдан артык өлеше Казанга туры килә. Шуңа бүгенге киңәшмәдә Казан буенча социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру үзәккә куелды.
Казанда һәр микрорайонда, һәр йорт буенча эшләрнең, аерым алганда финанслауның ничек торышы мониторинглана. Ел башындагы күрсәткечләр әлегә вәзгыятьнең бик киеренке булуын күрсәтә. Аерым алганда, бүген җитәкчелектә 3Б, 3Б-4,3Б-5 йортлары аеруча борчу тудыра. Бу микрорайонда гомуми мәйданы 48 мең кв. метр булган торакны (5 торак йортны ) сафка бастыру планлаштырыла. 3Б-4,3Б-5 йортларында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 50 фатир сайланган булган. Бу йортларны 1 майга кадәр сафка бастырып өлгертеп булмаячак (ә ветераннар бу вакытка кадәр фатирлы булырга тиеш). Шуңа күрә башкала ветераннарны башка фатирлар белән тәэмин итү хәстәрен күрергә тиеш була. Дәүләт торак фондына Казан Башкарма комитеты белән берлектә ветераннар белән килешүләрне яңадан төзеп, аларга файдалануга тапшырылган йортлардан фатирлар бирү бурычы йөкләнә. Азинская урамындагы йортлар белән дә шундый ук проблема. Аларны өлгертеп тә булыр бәлки. Ләкин тиешле сыйфатта булмаячак. “Һәр йорт буенча реаль вәзгыятьне бүген анализлап чыгарга кирәк”, -ди министр.
Казанда яңа төзелеш мәйданнарын үзләштерү мәсьәләсе дә актуаль. Сайланган мәйданнарда бүген төзелеш башланган. Ел ахырына өлгерү өчен документация белән актив эшләргә кирәк. Марат Хөснуллин йортларның сыйфатын күтәрү буенча, төзелештә 3 катламлы панельдән китеп, җылытылган панельгә күчүне ассызыклады. Бу эш быел башланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot