news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Спортның су төрләре сарае” дигән яңа тукталыш барлыкка килә

Тукталыш Сибгат Хаким урамы буенча кертелә

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Казанда Спортның су төрләре сараена кадәр транспорт хезмәте күрсәтү өчен 74, 74а, 75, 54нче номерлы автобусларга Сибгат Хаким урамы буенча “Спортның су төрләре сарае” дигән яңа тукталыш кертелә, дип хәбәр итә Казан шәһәр Думасы Аппараты матбугат хезмәте.

Шулай ук 10 июльдән башлап 17 августка кадәр  “Елга порты – Гаврилов урамы” маршрутлы 54нче автобус барышы “Спортның су төрләре сарае” тукталышына кадәр түбәндәге схема буенча үзгәртелә: Маршал Чуйков урамы – Чистай урамы – Сибгат Хаким урамы – Чистай урамы һәм аннары элеккеге маршрут буенча.

54, 74, 74а, 75нче автобус маршрутлары өчен күчмә состав күрсәткечләренә тиешле үзгәрешләр кертелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100