Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда "Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары җыены ачылды
Ун көн дәвамында кадетлар ярышларның төрле төрләрендә үз казанышларын күрсәтәчәк
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанның 1 Май мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары һәм кадетлар корпусы җыены ачылды. Тантаналы чараны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты.
Җыен ачылышында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, Социалистик хезмәт геройлары; ерак авиация командующие генерал-лейтенант Анатолий Жихарев; очучы-космонавт, полковник Валерий Токарев; очучы-сынаучы, РФ Герое Анатолий Кнышов һәм башкалар катнашты.
Бөек Ватан сугышы ветераннары, Советлар Союзы һәм Россия геройлары җыенда катнашучыларга Георгий тасмалары тапшырды. Чарада катнаша алмаган фронтовиклар исеменнән егетләрне "ТР Ветераннар берлеге" республика иҗтимагый ветераннар (инвалидлар) оешмасы рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Әфгастандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Әхәт Юлашев сәламләде.
"Бу чараның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан үтүе сөенечле. Безгә бу Җиңү күп корбаннар бәрабәренә бирелде. Җиңү варислары бу хакта онытырга тиеш түгел", - диде ул.
Бәйрәмдә катнашучылар алдында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Балалар монументаль комплекска шәмнәр куйды. Шулай ук Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр дә салынды.
"Сезне ун көн дәвамында җитди сынаулар көтә. Аларны лаеклы үтәрсез дип өметләнәм. Истән чыгармагыз, илебез халык бердәм булганга җиңде. Сез төрле төбәкләрдән килгән егетләр белән бергә ярыш этапларын үтәчәксез, алар безнең бабайларыбыз китергән Бөек Җиңүгә лаек варисларыбыз булу-булмауны күрсәтәчәк", - дип мөрәҗәгать итте "Доблесть Отечества" төбәк иҗтимагый хәрәкәте рәисе Олег Баканач.
"Халыкара җыенның Әрманстанда үтәчәген истә тотып, без сезне күзәтәчәкбез һәм август аенда безнең республикага киләчәк иң яхшы команданы сайлап алачакбыз", - дип билгеләп үтте Әрмәнстан Республикасы Оборона министрлыгының М.Мелконян исемендәге Хәрби-спорт училищесы башлыгы, полковник Виталий Восконян.
Чара җыенда катнашучы 600дан артык кеше - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Псков, Рязань, Свердловск, Томск өлкәләре, Ерак Көнчыгыш, Кырым Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Пермь крае, Дагстан, Ростов, Волгоград, Амур, Чиләбе өлкәләре, Удмуртия, Алтай крае, Ярославль, Кемерово, Красноярск краеның кадетлар мәктәпләре, хәрби-патриотик клубларының иң яхшы вәкилләренең тантаналы маршы белән тәмамланды.
Ун көн дәвамында кадетлар ярышларның төрле төрләрендә үз казанышларын күрсәтәчәк һәм киләчәктә лаеклы Ватанны саклаучылар булачакларын раслаячак.
Шулай ук Казанда узучы җыенга Әрманстан, Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Латвия, Молдова, Таҗикстан, Украина вәкилләре дә килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз