news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Штраус вальслары яңгыраячак

26 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Яңа ел кичәләрендә - Штраус музыкасы” дип исемләнгән концерт тәкъдим ителә

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). 26 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Яңа ел кичәләрендә - Штраус музыкасы” дип исемләнгән концерт тәкъдим ителә. Анда дирижер Фоат Мансуров җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры, солист булып Резеда Галимова чыгыш ясый.
Музыка кичәсендә күренекле композитор Иоганн Штраусның танылган вальслары һәм ариетталары яңгыраячак, дип хәбәр иттеләр Концерт залы бүлегеннән.

news_right_1
news_right_2
news_bot