Казанда Шарон Кларк чыгыш ясаячак
23 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Америка джазы йолдызы Шарон Кларк концерты узачак
(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”). 23 октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Америка джазы йолдызы Шарон Кларк концерты узачак.
Шарон Кларк – Америка, Аурупа илләрендә танылган джаз җырчысы. Berklee College of Music тәмамлаган Шарон Кларк джаз, блюз, соул, госпелны оста башкара. Казанда булачак концертта ул Санкт-Петербург джазменнары – талантлы пианист һәм аккомпаниатор Алексей Черемизов җитәкчелегендәге квартетка кушылып җырлаячак. Квартет составында саксофонда Андрей Половко, контрабаста Владимир Кольцов-Крутов, бәрмә коралларда Илдар Нәфыйгов уйнаячак, дип хәбәр иттеләр С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залының концертлар бүлегеннән.