Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча турнир уздырыла
Танылган спортчының шәкертләреннән Марат Ларин белән Рөстәм Габделкаюмов хәзер остазның эшен “Ракета” спорт мәктәбендә дәвам иттерә
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Бүген һәм иртәгә Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Стадионная, 1а адресы буенча “Ракета” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Шамил Ганиев истәлегенә ирекле көрәш буенча турнир уздырыла. Анда Россия һәм Татарстан спортчылары бил алыша. Ярышлар исә “Фортэкс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, көрәшче Шамил Ганиев шәкерте Рәүф Галләмов ярдәмендә үткәрелә, дип “Татар-информ”га хәбәр итә Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге .
Бөек Ватан сугышы чорыннан соң дөньяга килгән Шамил Гани улы Ганиев хезмәт юлын Казан оптика-механика заводында башлап, ирекле көрәш секциясендә спорт белән чынлап торып шөгыльләнә. Еллар узып, спорт өлкәсендә СССР спорт мастеры, берничә тапкыр Татарстан чемпионы, илнең Идел буе зонасы буенча 4 тапкыр чемпион була, Мәскәү спарткиадасында бронза алып кайта һ.б. Танылган спортчының шәкертләреннән Марат Ларин белән Рөстәм Габделкаюмов хәзер остазның эшен “Ракета” спорт мәктәбендә дәвам иттерә. Марат Ларин исә - ярышларда баш хөкемдар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз