news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда шәхси йортта чыккан янгында 70 яшьлек ир-ат һәлак булган

Бүген Казанда Батумская урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Бу турыда хәбәр 07.34 сәгатьтә 112 номерына килгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр 20 минут эчендә 40 квадрат метр мәйдандагы янгынны чикләп алган. Янгын сүндерү вакытында 70 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Беренче мәгълүматлар буенча янгынның ут төртү сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100