news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россиянең иң өлкән десантчысы Павел Клетневны соңгы юлга озаттылар

Казанда Россиянең иң өлкән десантчысы Павел Клетневны соңгы юлга озаттылар
Елена Сәлахова

Казанда Россиянең һәм Татарстанның иң өлкән десантчысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Клетнев белән хушлаштылар.

Хушлашу мәрасиме Казанның Северный бистәсендә узды. Десантчыны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше – аның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре килгән иде.

Клетневны яңа «Курган» зиратында җирлиләр.

Павел Клетнев 1924 елның 12 ноябрендә ТАССРның Лаеш районы Рогозино авылында туа. Ул Венгриядә һәм Австриядә сугышкан, Венаны азат итүдә катнашкан. Җиңү көнен десантчы Чехословакиядә каршы ала. Сугыштан соң Клетнев Венгриягә кайта, ә аннары Эстониягә күчерелә.

1947 елның мартында аны демобилизациялиләр һәм ул Казанга әйләнеп кайта. Павел Клетнев 37 елдан артык Казан электромеханика заводында эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100