news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россиядә Белоруссия мәдәнияте көннәре була

2022 елның 17 августыннан 20 августына кадәр Казанда Россиядә Белоруссия Республикасы Мәдәният көннәре узачак. 

Пәнҗешәмбе, 18 августта, В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында гала-концерт була, шулай ук «Неглюбская текстильная традиция» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук көнне Татарстан Милли музееның А.М.Горький һәм Ф.И. Шаляпин музейларында «Песняры зямлі беларускай» күргәзмәсе булачак, аның экспозициясен Белоруссия халык шагыйрьләре Янка Купала һәм Якуб Коласның 140 еллыгына багышланган халыкара пленэрда катнашучылар төзегән эшләр тәшкил итәчәк. Күргәзмә 30 августка кадәр дәвам итә.

Шулай ук проект кысаларында Казанда «Синема 5» кинотеатрында («Республика» сәүдә-күңел ачу үзәге, Петербург ур., 9), белорус кинофильмнарының «Судьба диверсанта» (2021 ел) һәм «Подрыв» (2022 ел) фильмнары күрсәтелә.

Белоруссия Республикасы Мәдәният көннәре Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Белоруссия Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Чараларны Росконцерт оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100