Казанда Россия укучылары арасында чирәмдәге хоккей буенча ярышлар башланды
Ярышларда РФ ның 7 субъектыннан 150дән артык спортчы катнаша
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Казанда 1996-1997 елгы егетләр һәм кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча V Җәйге спарткаиаданың зона ярышлары башланды.
Турнир Чирәмдәге хоккей үзәге базасында уза. Ярышларда РФ ның 7 субъектыннан 150дән артык спортчы катнаша, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат хезмәте.