Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Республика кан үзәгендә җәйге кан бирү акциясе узачак
11 июньдә Республика кан үзәгендә җәйге кан бирү акциясе уздырыла. Чара ел саен 14 июньдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кан доноры көненә багышлана. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада 18 яшьтән зуррак, гәүдә авырлыгы 55 килограммнан артык, сәламәтлек күрсәткечләре яхшы булган Казан халкы катнаша һәм кемнеңдер гомерен саклап кала ала. Кан тапшыруга рөхсәт бирелә торган критерийларның тулы исемлеге, донорлыкка каршы күрсәтмәләр белән рәсми сайтта танышырга була.
Җәйге кан бирү чарасында катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Донорларны Җиңү проспекты, 85 адресы буенча 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Республика кан үзәгендә көтәләр.
Барлык донорлар өчен DonorSearch һәм Республика кан үзәгеннән сувенирлар әзерләнә.
Акция DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерү гранты ярдәмендә «Волонтер-медиклар» хәрәкәте белән бергә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз