(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). 30 сентябрьдән алып 4 октябрьгә кадәр “Дорожное радио – Казань”, “Спорт FM”, “Радио Энергия”, “Тәртип ФМ”, “Татар Радиосы”, “Авторадио”, “Европа Плюс Казань” радиоканалларын трансляцияли торган радиосигналлар тапшыргычларның көче кими, дип кисәтә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Шушы көннәрдә Печище торак пунктында урнашкан “Технобашня” ҖЧҖ радиоманараны буяу эшләре алып барачак.