news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда прокуратура наркотиклар сату буенча 10 сайтны ябуны таләп итә

Суд карары буенча 4 дәгъва канәгатьләндерелгән

  (Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районы прокуратурасы наркотиклар сату буенча 10 сайтны ябуны таләп итә, дип белдерә күзәтчелек органы.
Тикшерү вакытында тәмәке кебек тарту катнашмалары, спайслар, микслар сатып алу һәм почта аша алу мөмкинлеге булган 10 интернет-сайт ачыкланган. Шулай ук күрсәтелгән интернет-сайтларда наркотик чараларын пропагандалаучы мәгълүмат та(наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәсе, әзерләү рецептлары һәм наркотикларның аерым төрләрен куллану ысуллары) урнаштырылган. Шулай ук интернет-ресурска керү чикләнмәгән.

Тикшерүдән соң прокуратура Яңа Савин районы судына күрсәтелгән мәгълүматны Россия Федерациясе территориясендә тарату өчен тыелган булуын тану турындагы гариза язган. Шул ук вакытта прокуратура, Интернет челтәрендә бу сайтларга керүне чикләү максатыннан, Бердәм доменлы исемнәр системасына кертү өчен, суд карары күчерелмәсен Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтенә җибәрү мәсьәләсен дә куйган.

Хәзер суд карары буенча 4 дәгъва канәгатьләндерелгән, калганнары карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100