Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда приставлар "Южный" автовокзалының эшчәнлеген туктатты
Объектның файдалануга тапшыру турындагы документлары юк
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Казанда суд приставлары Республика клиник хастаханәсе (РКБ) янында урнашкан "Южный" автовокзалының эшчәнлеген туктатты.
"Автовокзал 8 апрель көнне үк ябылды. Моның сәбәбе - файдалануга рөхсәт биргән документлар булмау", - дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә.
Приставларның Казанның Идел буе район судының объектның эшен туктату турындагы карарын тормышка ашыруы мәгълүм. Карар прокуратура таләбе белән чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз