Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда полиция дүртенче тәүлек рәттән подъездда табылган сабыйның ата-анасын эзли
Баласы югалуы турындагы гариза белән полициягә әлегә кадәр беркем дә мөрәҗәгать итмәгән
(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан полициясе 3 нче гыйнвар көнне Казанның Девятаев урамындагы 9 нчы торак йорт подъездында табылган малайның ата-анасын һәм туганнарын эзләүне дәвам иттерә.
“Баласы югалуы турындагы гариза белән полициягә әлегә кадәр беркем дә мөрәҗәгать итмәде. Бала үзе сөйләшми”, - дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия ЭЭМ Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Искәртеп узабыз, 3 нче гыйнвар көнне Девятаев урамындагы 9 нчы йортта яшәүчеләр подъездда табылган кечкенә малай турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта бала вакытлыча медицина учрежденисендә яши.
Малайга 2-3 яшь тирәсе, буе 89 см, чәчләре ачык коңгырт төстә, күзләре яшел.
Сабый капюшонлы куе зәңгәр төстәге комбинезон, кызыл, зәңгәр, ак сызыклы, “крокодил” рәсеме төшерелгән зәңгәрсу төстәге бәйләнгән башлык, зәңгәрсу шарф кигән булган.
Полиция хезмәткәрләре малай, аның әти-әнисе, туганнары турында белүчеләрне 02, 291-48-21 телефоннары буенча “Япеева” полиция бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать итүне сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз