Казанда “Милләтләр кроссы”нда 24 мең 470 кеше катнашкан
Катнашучыларның иң яшенә – 3 яшь, иң өлкәненә – 87
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Кичә “Казан-Арена” стадионы янындагы территориядә “Милләтләр кроссы”/ “Кросс нации” бөтенроссия йөгерү көне уздырылды. Анда 24 мең 470 кеше катнашты. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 120 кешегә күбрәк. Кросста катнашучыларның иң яшенә – 3 яшь, иң өлкәненә – 87.
Бу хакта бүген Казан мэриясендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Рамил Хафизов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, “Милләтләр кроссы” – җәйге сезонның иң киң күләмле спорт чараларының берсе. Казанда ярышлар 12нче тапкыр үткәрелгән. Традицион рәвештә, бу көнне һөнәри спортчылар белән беррәттән стартка VIP-затлар, гаилә командалары, һәвәскәрләр, ветераннар, физик мөмкинлекләре чиклеләр – гомумән, сәламәт булырга омтылучылар чыккан.
“Казанда сәламәт яшәү рәвеше елдан-ел популярлаша. Кросста катнашучыларның яше дә халыкның барлык катламнарының спорт белән актив шөгыльләнүенә дәлил булып тора”, – дип билгеләп үтте Рамил Хафизов.