news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метро янындагы мобиль вакцинация пунктлары кыскартылган график буенча эшләячәк

Бүгенге көннән Казан метрополитены станцияләре янындагы вакцинация пунктлары кыскартылган график буенча эшләячәк. Грипп һәм коронавируска каршы прививканы шәһәр халкы 8:00-18:30 сәгатьләрдә ясата алачак, тәнәфес – 13:00-14:00 сәгатькә кадәр. Бу хакта

Искәртик, 12 сентябрьдән вакцинация пунктлары «Җиңү Проспекты», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек» һәм «Авиатөзелеш» станцияләре янында эшли башлады. Ике атна эчендә COVID-19 инфекциясеннән 3 меңнән артык казанлы прививка ясатты, грипптан – 4 меңнән артык кеше. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Процедураны яшәү урыны буенча хастаханәләрдә һәм «Южный» сәүдә үзәгендәге мобиль пунктта да узарга мөмкин. Төнлә, 20:00-7:30 сәгатьләрдә Татарстан башкаласында яшәүчеләрне 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә (Чуйков урамы, 54 нче йорт, 3 нче терминал) вакцинациялиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100