Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Matiz «ГАЗель» машинасына бәрелгән, йөк машинасы түбәсенә әйләнеп капланган
Бүген Тэцевская урамында Daewoo Matiz машинасы белән «Газель» бәрелешкән. Юл һәлакәте Matiz белән идарә итүче йөртүченең икенчел юлдан төп юлга чыкканда «Газель» машинасына юл бирмәве аркасында килеп чыккан. Бәрелешүдән соң «ГАЗель» түбәсенә әйләнеп капланган. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта Казанның Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.
Һәлакәттә Daewoo Matiz йөртүче зыян күргән. «Газель» шоферы медицина тикшерүеннән баш тарткан. Бу урыннан узып баручы машина йөртүчеләре һәлакәт нәтиҗәләрен төшереп алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз