Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Максим Горькийга багышланган фестиваль узачак
5 - 7 июнь көннәрендә Казанда «Горький +» сәнгать фестиваленең 30дан артык чарасы узачак. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.
Программада - спектакль премьералары, концертлар, лекцияләр һәм иҗат лабораторияләре. Алар Камал театрын, Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залын, «Экият» курчак театрын, А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеен, Марсель Сәлимҗанов исемендәе Актерлар йортын һәм башка мәйданчыкларны үз эченә алачак. «Горький +» фестиваленең арт-директоры — Россиянең халык артисты Евгений Миронов.
«Безнең фестиваль үз миссиясенә тугры: без дөнья мәдәниятенә йогынты ясаган язучы Максим Горькийның әдәби мирасын гына саклап калмыйбыз, заманча сәнгатьнең якты күренешләрен дә күрсәтәбез. Фестивальнең быелгы темасы – Горький һәм классиклар, аларның иҗади диалоглары. Без Лев Толстой, Антон Чехов, Леонид Андреев, Федор Шаляпин һәм башкалар турында да уйланабыз. Истанбулдан киләчәк «Дядя Ваня» (режиссер Мехмет Беркие) спектакле фестивальнең халыкара юнәлешен раслый. Мондый мәдәни диалог төрле халыкларның традицияләрен аңларга мөмкинлек бирә», – ди фестивальнең арт-директоры Евгений Миронов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз