Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Мәктәптә балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү системасында тернәкләндерү программалары” дигән курслар уза
ТР Мәгарифне үстерү институты 2011 елның 31 гыйнвареннан 11 февральгә кадәр бюджет нигезендә сыйныф җитәкчеләре, социаль педагоглар, тәрбия эше буенча директор урынбасарларын, педагог-психологларны белем арттырырга чакыра
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР Мәгарифне үстерү институты 2011 елның 31 гыйнвареннан 11 февральгә кадәр бюджет нигезендә сыйныф җитәкчеләре, социаль педагоглар, тәрбия эше буенча директор урынбасарларын, педагог-психологларны белем арттырырга чакыра. Курслар “Мәктәптә балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү системасында тернәкләндерү программалары” дигән проблема буенча уза.
Педагоглар, Казанга белем арттыру курсларына килгәнче, 31 гыйнвардан 2 февральгә кадәр “Тернәкләндерү алымы - белем бирү учреждениеләрендә низагларны хәл итүдә иннновацион юнәлеш” дигән дистанцион модуль узарга тиеш. Дистанцион модуль www.mogallim.ru адресы буенча урнашкан.
3-10 февраль көннәрендә исә мәктәпләрдә тернәкләндерү технологияләрен кулланып килештерү хезмәтләрен оештыру мәсьәләләре каралачак. Стажировка программасында Казанның килештерү хезмәтләре эшләгән мәктәпләрендә булу көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз