news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумы кышкы мәктәбе ачылды

Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман кызлары килде. 

Форумда катнашучы мөслимәләр Татарстанның - Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы; Россиянең Мәскәү, Курск, Иваново, Чабаксар, Сызрань, Ижевск, Оренбург, Уфа, Чиләбе шәһәрләреннән, Башкортстан, Ханты-Манси автономлы округы төбәкләреннән һәм Беларусьтан җыелган.

«Форум – актив һәм өммәт язмышына битараф булмаган мөселман яшьләрен берләштерү, аларның үсеше өчен шартлар тудыручы иҗади мохит ул. Быел ул «Эшлә!» шигаре астында уза», дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Форум яңа форматта уза. Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны Soft-skills буенча 5 көнлек тренинг көтә, ул тормышның теләсә кайсы өлкәсе өчен кирәк булган конкрет белемнәр һәм мөмкинлекләрне үстерәчәк. Форум барышында егетләр һәм кызлар план кору алымнарын һәм планнарны үзгәртү тәртипләрен үзләштерәчәк.

Чараны оештыручылар 5 көн эчендә максат куярга, бурычлар билгеләргә, эш программасын төзергә, кирәкле ресурсларны ачыкларга, эш барышын күзәтергә һәм нәтиҗәләрне контрольдә тотарга өйрәтәчәк. Форумда катнашучылар шулай ук дини белем алачак, мастер-классларда, TED һәм диспутларда, квестларда катнашачак, кинозалда һәм китап клубында булачак.

  • Ир-егетләр өчен Мөселман яшьләре форумы кышкы мәктәбе 25-29 гыйнвар көннәрендә Казан янындагы «Заречье» үзәгендә эшләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100