Казанда яңа күппрофильле балалар хастаханәсе проекты өстендә эш дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан башкаласының Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Төзелеш өчен Гаврилов урамындагы 6 гектардан артык мәйданда җир кишәрлеге билгеләнгән.
Күпфункцияле медицина үзәгендә төрле белгечләр ярдәм күрсәтәчәк. Аларның бер урында туплануы мөһим. Дәвалау һәм балалар тернәкләнү бүлеген ачу, ә дәвалау процедураларын ачык һавада үткәрү планлаштырыла.
Төзелеш «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү» федераль проекты буенча узачак.