news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кран ауган йортта яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Кран ауган йортның икенче подъездында 13 кеше яшәгән.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Казан шәһәре Совет районы администрация хезмәткәрләре кран ауган йортта дүрт фатирдан кешеләрен эвакуацияләгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көчле җил аркасында Альберт Камалеев урамындагы 18 катлы йортка кран ауган.

Фатирларны йөреп чыкканнан соң кран ауган икенче подъездда 13 кеше яшәгәне билгеле булган. Бер фатирда балкон тәрәзәләре ватылган. Башка фатирлар зыян күрмәгән. Әлеге фатирда яшәүчеләр вакытлыча туганнарына күченгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100