news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коткаручылар төзелештә лифт шахтасына егылып төшкән эшчене коткарган

Бүген Казанда Халитов урамындагы төзелештә эшче 5 метр биеклектән лифт шахтасына егылып төшкән.

«Татар-информ»га РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, коткаручылар 52 яшьлек ир-атны каты носилкалар ярдәмендә шахтадан алып чыккан һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot