news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда композитор Нәҗип Җиһановны искә алачаклар

2 июньдә ТР Милли музее, Н.Җиһанов музее һәм Казан дәүләт консерваториясе күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһановны искә алу кичәсен үткәрә

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). 2 июнь көнне Татарстанның Милли музее, Н.Җиһанов музее һәм Казан дәүләт консерваториясе күренекле татар композиторы, Социалистик Хезмәт Герое, СССРның халык артисты, профессор Нәҗип Җиһановны искә алу кичәсен үткәрә.
Нәҗип Җиһанов 1911 елда Җаек шәһәрендә (хәзер Казахстанда) туа. Бик яшьли ата–ана назыннан мәхрүм кала. Шуңа күрә балалык һәм яшүсмер еллары шәһәр балалар йортында уза. Нәҗип кечкенәдән үзлегеннән пианинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда ул Казанга килә, биредә аның апасы яши торган була. Казанда ул Татар сәнгать техникумына укырга керергә омтылып карый, тик берни дә барып чыкмый. Музыка грамотасын белмәсә дә, бик талантлы бу баланы имтиханнар вакытында мөгаллим Нина Шивалина күреп ала һәм бер ел буена аның белән музыка мәктәбе курсын үтә. Шулай итеп, икенче елны Нәҗип Җиһанов техникумга керә. Ике ел техникумда укыганда Нәҗипнең уңышларына композитор Александр Ключарев игътибар итә һәм аңа Мәскәүгә укырга барырга киңәш бирә. 1931 елда Нәҗип Җиһанов Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аннан талантлы студентны консерваториянең өченче курсына кабул итәләр. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта. 1938 елда композитор үзенең беренче операсын – “Качкын”ны яза. Ә бер елдан ул яңа гына ачылган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. 1953 елда Нәҗип Җиһанов “Шагыйрь” операсы нигезендә “Җәлил”не яза. Ул Мәскәүнең Зур театрында, ә 1960 елда Праганың Милли театрында уйнала. 1957 елда композиторга “СССРның халык артисты” исеме бирелә. 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1981 елда композиторга Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә. Нәҗип Җиһанов Казанда консерватория ачарга күп көч куя. 1945–1988 елларда Н.Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли.
Композитор - 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. 1939–1977 елларда ул Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе була, өч тапкыр СССР Дәүләт премиясе, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Нәҗип Җиһанов 1988 елның 2 июнендә Казанда вафат була.
Бөек композиторны искә алу көне аның каберенә чәчәкләр салудан башланып китәчәк. Аннары опера театры ветераннары, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар, музыка коллективлары һәм уку йортлары җитәкчеләре белән очрашу, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Н.Җиһанов мирасы” фильмын күрсәтү, сәхнә ветераннары, музыка уку йортлары мөгаллимнәре, төрле коллективлар артистлары катнашында тематик концерт оештырыла. Кичәдә Казан дәүләт консерваториясе профессоры Р.Дулат-Алиев чыгыш ясар дип көтелә. Концертны музыка белгече Светлана Государева алып барыр дип көтелә.
Очрашу барышында опера һәм балет театры артистлары, Нәҗип Җиһановның хезмәттәшләре аның турында истәлекләре белән уртаклашачак. Концертта опера һәм балет өзекләре, консерватория студентлары башкаруында фортепиано музыкасы яңгыраячак, дип хәбәр иттеләр Н.Җиһанов музееннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot