Казанда килеп чыккан юл һәлакәтендә 10 яшьлек велосипедчы зыян күргән
Һәлакәт автобус катнашында булган
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда автобус катнашашында килеп чыккан юл һәлакәтендә 10 яшьлек велосипедчы малай зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Бу хәл кичә 16.00дә башкаланың Осиновская урамында була. “НефАЗ” автобусы белән идарә иткән 39 яшьлек ир-ат, Залесная урамы ягыннан Ильич урамына таба барганда, куркынычсыз дистанция сайламый һәм кече яшьтәге велосипедчыны бәрдерә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә, баланың баш мие имгәнә, баш арты сөяге сына.