Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Киләчәк Уеннары» форматындагы студентлар ярышлары узарга мөмкин
«Киләчәк Уеннары» оештыру комитетының Татарстан башкаласына инспекция визиты төгәлләнде. Аның барышында кунаклар һәм Татарстан хакимияте вәкилләре инфраструктура объектларын һәм Казанның спорт ареналарын карады. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы шул турыда хәбәр итә.
Моннан тыш, очрашуда Казанда «Киләчәк Уеннары» форматындагы студентлар уеннарын уздыру мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Бу спорт чарасы алдагы берничә айда барлык яки берничә фиджитал-уеннар дисциплиналары буенча узарга мөмкин.
«Киләчәк уеннары» – 16 гибрид дисциплиналар буенча халыкара турнир. Ул 2024 елның февралендә узачак. Һәр дисциплина үз эченә «фиджитал» (physical+digital) концепциясен, ягъни классик спорт һәм киберспортны берләштерә.
«Без һәрвакыт студентлар спортын үстерү яклы. Бу – югары казанышлар спортына этәргеч бирә торган мөһим юнәлеш. 2010 елдан башлап безнең республикада студентлар спорт лигалары оештырыла, студентларның спорт клублары актив үсештә. Бүгенге көндә спортның 7 төре буенча 9 Студентлар лигасы булдырылган. Вакыт алга бара һәм хәзер без Казанда фиджитал-дисциплиналар буенча Студентлар уеннарын уздыра алабыз», – дип белдерде ТР Спорт министры Владимир Леонов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз