Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Кабан күлендә майлы тап табылган
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы күлдән алынган су пробасын анализлый
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Урта Кабан күле өстендә майлы тап ачыкланган. Беренче булып бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр иткән. Аннары мәгълүматны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында да расладылар.
"Әйе, чыннан да билгесез матдәләр ташлау теркәлде. Урынга ведомстводан белгечләр җибәрелде. Хәзерге вакытта инспекторлар күлдән алынга су пробасына анализ нәтиҗәләрен әзерли", - дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә министрлыкта.
Кичә, 10 ноябрьдә социаль челтәрләрдә бер шаһит видеоязма урнаштырган иде, анда, башлангыч мәгълүматлар буенча, күл өстендә 9 ноябрь кичендә пәйда булган майлы тап аермачык күренә.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз