Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивалендә АИГЕЛ чыгыш ясаячак
Россия башкаручысы Тина Кузнецова һәм электрон хип-хоп-дуэты АИГЕЛ 20 августта Казанда узачак Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте «Итил» фестивалендә чыгыш ясаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе.
«Итил» фестивале 12:00 дән 22:00 гә кадәр Горький исемендәге паркта узачак. Мәйданда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән килгән рәссамнар һәм һөнәрчеләр ярминкәсе оештырыла, Идел буе халыкларының милли ашлары белән фуд-корт, мастер-класслы балалар зонасы һәм ике сәхнә урнашачак.
Фестивальне Мәскәү, Хакасия, Чукотка, Дагыстан, Тыва һәм Карелиядән «ЭтноLife» бөтенроссия проекты финалистлары ача. Кече сәхнәдә тамашачыларга халыкның биюе мәдәни кодны чагылдырырга ярдәм итүе турында сөйләүче бию перформанслары күрсәтелә.
Төп сәхнәдә милли музыканы экспериментлаучы һәм үзгә элементлар белән җиткерүче музыкантлар чыгыш ясаячак. Шулай ук Марий Элдан «УЕН», Удмуртиядән Post-dukes, Мәскәүдән Baysara, Әлмәттән ABIEM Project, Чувашиядән Shanu, Башкортстаннан Yalfy фолк-башкаручылары чакырылган, бәйрәмдә тагы Казанның Zakaria төркеме дә чыгыш ясаячак. Тина Кузнецова һәм АИГЕЛ чараның хедлайнерлары булачак.
Бәйрәм мәйданчыгы үзәгендә зур төшке аш өстәле була, аның артында барлык теләүчеләр дә сыйлана ала. Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, фестивальнең бу элементы Идел буе халыкларының дуслыгын һәм бердәмлеген символлаштырачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз