Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда ислам хокукы һәм икътисады мәктәбе ачылды
Кышкы мәктәп программасы 72 академик сәгатькә исәпләнгән
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда ислам хокукы һәм икътисады мәктәбе ачылды. КФУ ның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында “Россиянең бүгенге заман ислам хокукы һәм икътисады” дип аталган кышкы мәктәп укулары 22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген укуларны ачу тантанасында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнашты. Рөстәм хәзрәт фәнни-гамәли чарада катнашучыларны сәламләде. "Хәзерге вакытта Россия Ислам дөньясын яңадан ача. Ислам илләре белән хезмәттәшлек үсә. Безнең ил белән чит илләр арасында хезмәттәшлекне алып бару өчен ислам икътисады, хокукы белгечләре булуы әһәмиятле. Шулай ук бу укуларда теләгән һәркем үзенең ислам белән бәйле гыйлемен ныгыта, үстерә ала", - диде Рөстәм хәзрәт.
Мәктәп программасы ислам икътисады-хокукы юнәлешенең таныла баруын, Россиядә бизнесны алып баруда ислам нигезләренә таяну күренеше артуын, ислам хокуклары һәм икътисады белгечләрен әзерләү мөһимлеген күздә тотып үткәрелә.
Кышкы мәктәп программасы 72 академик сәгатькә исәпләнгән. Дәресләрне Россиянең һәм чит илләрнең ислам икътисады һәм хокукы өлкәсендә танылган экспертлары үткәрә, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз