news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды

Россия ислам институтында мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Олимпиада 22-23 июнь көннәрендә Казанда үтте һәм ул Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Россиянең югары мөселман уку йортлары һәм мәдрәсәләре җитәкчеләре катнашында узды.

Олимпиада нәтиҗәләре:

«Дин нигезләре» номинациясе:

1) Шамил Батирмирзаев (шәйх Мөхәммәд-Ариф исемендәге Дагыстан Ислам Университеты);

2) Абдуносир Саъдиев (имам Әбү Хәнифә исемендәге Карачаево-Черкесия Ислам Институты);

3) Абдула Билалов (С.Даитов исемендәге Ислам университеты).

«Ислам хокукы (мәдрәсәләр)» номинациясе:

1) Максуд Муртазалиев (шәйх Мөхәммәд-Ариф исемендәге мәдрәсә);

2) Абдурахман Ганукаев (»Даруль-Хәдис» ислам мәдрәсәсе);

3) Алсу Әшрапова (Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт Ислам мәдрәсәсе).

«Ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе)» номинациясе:

1) Магомед Абдурахманов (шәйх Мөхәммәд-Гариф исемендәге Дагыстан Ислам Университеты);

2) Исмаил Хамерзаев (Кунта-Хаджи исемендәге РИУ);

3) Имам Нәвави Магомедаминов (С.Даитов исемендәге Ислам университеты).

«Ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе)» номинациясе:

1) Абдурахман Исмаилов (Казан ислам университеты);

2) Рамеш Гусейнов (Россия ислам институты);

3) Самир Ярмөхәммәтов (»Мөхәммәдия» мәдрәсәсе).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100